2020 елның 21 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугышның хатын – кыз йөзе түгел...” дигән дәрес узды.
Чараның максаты булып патриотизм хисе тәрбияләү, үз иленең героик үткәненә карата ихтирамлы мөнәсәббәт формалаштыру торды. Дәрестә балалар М. Исаковның “Рус хатын –кызы”, Р. Верзапованың “Сугышның хатын – кыз йөзе түгел”, И.Мордовинаның “Сеңел” шигырьләрен тыңладылар. Бөек Ватан сугышы вакытында хатын- кызлар кылган батырлыклар турында видео карадылар, хатын – кызлар батырлык һәм каһарманлык үрнәге булдылар һәм Җиңү фронтта гына түгел тылда да яуланды дигән нәтиҗә ясадылар.
Чарада 26 кеше катнашты.