70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау оештырыла.

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белдерүенчә үзәк белгечләре тарафыннан 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау оештырыла. Чараның максаты-яшь һәм (яки) сәламәтлеге торышы буенча төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык тудыра торган хәлләрне кисәтү буенча эш алып бару.

Тикшерү барышында өлкән яшьтәге гражданны өйдә йөреп чыгу акты тутырыла, һәр пенсионер белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм аларны алдаулардан кисәтү буенча инструктаж үткәрелә, белешмәлекләр таратыла.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәгенә (84374) 33805 телефоны буенча шалтырата аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International