“Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз эшләрендә инновацион технологияләрне уңышлы кулланалар. Шундый технологияләрнең берсе – “МОЗАРТИКА” арт-технологиясе, ул уен-терапиясе, психоанализ һәм арт-терапиянең синтезы булып тора. «Мозартика» уен җиһазларының махсус комплектлары белән чираттагы чараны бүлек белгечләре Иске Кади балалары белән үткәрделәр.
Балаларга “Мозартика” белән шөгыльләнү бик ошый. Чөнки әлеге комплект мозаикага һәм пазлларга охшаш, ләкин аның мөмкинлекләре күпкә киңрәк.
Әлеге чарада 12 укучы катнашты.