«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Колобок” аппликация техникасында кул хезмәте белән дәрес үткәрделәр

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020 елның  25 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Колобок” аппликация техникасында кул хезмәте белән дәрес үткәрделәр.

Аның максаты – балаларның иҗади сәләтләрен, мөмкинлекләрен  үстерү, яңа, матур итеп иҗат итүгә балалар ихтыяҗын канәгатьләндерү, фикерләү сәләтен үстерү һәм иҗади потенциальны ачу. Дәрес башында балалар әзерләнгән шаблон  буенча төсле картонда түгәрәкләр ясадылар, ә аннан соң аларны кистеләр. Алынган түгәрәкләрдән клей ярдәмендә “кабартма” җыйдылар.

Эш барышында балалар бер – берсенә ярдәм иттеләр, моңа ихтыяҗ туса, игътибарлы һәм пөхтә булырга тырыштылар. Барлык балаларның да эшләре бик яхшы булды.

Дәрестә 20 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International