ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Безнең приютта яшь Арсений үзенең беренче юбилеен билгеләп үтте, Шушы көннәрдә аңа 5 яшь тулды. Күркәм традиция буенча яшь юбилярны төркем балалары котлады. 

Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы һәм Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева 5-16 яшьлек 23 бала арасында 2020 нче елның 19 нчы февраленнән 26 нчы февраленә кадәр “Мин хәтерлим, мин горурланам!” дип аталган рәсем конкурсы үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова Халыкара туган тел көнен бәйрәм итүгә багышланган «Һәр халыкның үз зирәклеге бар» дигән күргәзмә  оештырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият белән социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала танышты.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" балаларны тернәкләндерү үзәгендә  белгечләр  музыка белгече  Ләйсән Ганиева, логопед Лемара Ганиева, психолог Алинә Сабирова җитәкчелегендә Ш. Перроның  “Кызыл калфак” әкиятен  куйдылар.

21 февраль көнне, интернат-йорт белгечләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Юлдаш” Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында “Батырлык һәм намуслык” исеме астында музыкаль бәйге оештырды.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән «Виртуаль тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре» турында әңгәмә үткәрделәр һәм видео тасмалар карап үттеләр. Чара ахырында балалар белән эмоциональ киеренкелекне бетерү буенча уен уйнатылды.

Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Урдалы, Федотовка, Ормышлы авылларының социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснетдинов Касыйм Гарип улы, Совет Армиясе ветераннары өчен «Солдат боткасы» дигән мастер-класс оештырдылар. Чарада Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында «Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәге хезмәткәрләре күркәм традицияне дәвам итәләр - юбилярларны туган көне белән котлау.

19 февраль көнне «Мәдәни-ял итү үзәге» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе сәхнәсендә халкыбызның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгына һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Виват, Татарстан!” патриотик җырлар муниципаль конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International