Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы һәм Ватанны саклаучылар көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагоглары Олеся Минһаҗетдинова һәм Әлфия Хөснетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 18 бала өчен «Яхшы солдатлар» дигән квест - уен уздырдылар. Максат: патриотизм тәрбияләү, балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм үзара ярдәмләшү хисен үстерү.
Чара башында педагоглар балаларга бу елның Россиядә юбилей елы-Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы турында искә төшерделәр. Бөтен ил үз Ватанын саклауга басты, кемдер алдынгы рәтләрдә булса, кемдер тылда хезмәт куя. Өлкәннәр белән беррәттән балалар да эшли. Аннан соң балалар биремнәр алдылар, аларны үтәделәр, командаларда төзлек, җитезлеккә ярыштылар, үзләренең артистик сыйфатларын күрсәттеләр. Квест-уенның барлык этапларын да узганнан соң, балалар сейфның яшерен код санын алдылар.
Барлык биремнәрне үтәп, балалар сейфка барып җиттеләр, анда татлы бүләкләр рәвешендә булган сюрпризны алдылар.