Балачак унъеллыгы кысаларында бәйрәм чарасы

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Балачак унъеллыгы кысаларында сәламәт, актив яшәү рәвешен пропагандалауга, коллективизм, иптәшлек, үзара ярдәм хисен тәрбияләүгә, балаларда күзәтүчәнлек, зирәклек, тапкырлык, җитезлекне үстерүгә юнәлдерелгән «Россиядә Балачак унъеллыгы» дигән бәйрәм чарасы узды. Чара күңел ачу эстафеталары, ярышлар һәм конкурслар рәвешендә үткәрелде. Кызыклы викториналар, башваткычлар ярдәмендә балалар бик күп яңалыклар белеп кенә калмадылар, ә үзенчәлекле булуларын, лидерлык һәм ихтыярый сыйфатларын да күрсәтә алдылар. Ярыш рухы көч бирде, иҗади биремнәр яшерен талантларны күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International