“Үзгәрешләр җиле” клубы эше кысаларында риск төркемендә булган һәм хокук бозу кылган 15 яшүсмер өчен социаль эш буенча белгеч Гөлназ Веселовская «Без тыңлый беләбезме?» дип аталган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: яшүсмерләрдә бер-береңне тыңлау һәм ишетү сәләтен формалаштыру.
Дәрес башында, яшүсмерләрнең коммуникатив күнекмәләрен өйрәнү өчен «Сез тыңлый беләсезме?» дигән тест үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерелүчеләрнең 60% ы, фразаны тыңламый торып, әңгәмәдәшен өзә; аз гына процент (30%) тыңлый гына түгел, ә иптәшләрен авыр минутта да яклый белә; 10% җавап сайлау белән кыенлашты. Шуңа күрә белгеч дәрестә катнашучыларга киңәшләр бирде, тыңларга гына түгел, ә ничек итеп әңгәмәне алып барырга кирәклеген аңлатты. Шулай ук яшүсмерләр бер-берсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә нәрсә комачаулавын белделәр. Аннан соң, дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салу максаты белән, үзәк психологы Наталья Емельянова балалар һәм якын кешеләр белән конструктив хезмәттәшлек итү ысуллары буенча «Гаиләдә конфликтлар» дигән кинотренинг үткәрде.
«Кызыклы-файдалы» йомгаклау даирәсендә катнашучылар тормышта еш кына әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуның файдалы күнекмәләре җитмәвен таныдылар. Бу дәрес аларга башка кешеләрне ничек итеп үзләренә җайлаштырырга кирәклеген белергә ярдәм итте.