Балалар әтилэренэ үз куллары белән бүләк ясадылар.

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «АУРА» социаль-тернәкләндерү клубы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, аппликация ясау буенча төркемле дәрес узды. Балалар белән чара 23 февральгә багышланган викторина белән башланып китте һәм сораулар тематикасы шушы бәйрәм белән бәйле иде. Бергә армия тематикасына үзенчәлекле сүзләр һәм гыйбарәләр белү буенча блиц-сораштыру сорауларына җавап бирделәр. Балалар солдатларның данлы җиңүләре, гениаль полководецларның исемнәре турында белделәр. Чарада катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Балалар зур кызыксыну белән белгечләр ярдәмендә аппликация ясауга күчтеләр. Бу юлы балалар кулы белән «Кораблик»әзерләнде. Балаларның барлык вакыйгаларга реакциясен, аларның кызыксынуларын һәм дәрестән соң шатлыклы йөзләрен күзәтү бик дулкынландыргыч булды, алар үзләре белән булачак бәйрәм турында белемнәрен, «Кораблик» моделен һәм күңел җылысын алып киттеләр. Шул ук вакытта мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре белән күрше кабинетта психолог Габдрахманова Ф.М. «Игелекле йөрәкләр " клубы тарафыннан «Минем тормыш юлым. Минем уңышларым һәм уңышсызлыкларым» дип аталган чара уздырды. Чара уңай тәэсирләр, рухи халәтне гармонияләштерү һәм яңа энергия белән баету максатыннан релаксация сеансы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International