ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү башкарыла. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен республикага федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларга LADA KUB моделе LADA Largus базасында «социаль такси» автотранспорт чаралары сатып алынды.Әлеге проектны тормышка ашыру өчен LADA LARGUS автомобиле бирелде. Егерменче елнын 26 февраленэ ГАУЗ Кумара узэк хастахэнэсе һәм ГАУСО КЦСОН “Тылсым” белэн берлектэ икейоз сиксэн сигез олкэн пенсионер диспансеризайия утте. Аларны Зур. Кукмора,   Туембаш, Чарлы, Манзарас, Мэмэшир, Пчак хэм башка авыллардан алып килделэр. Беренче квартал ахырына тагын йоз алтмыш дурт пенсионерны диспансеризациягэ алып килергэ планнаштырыла.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Аппликация - балаларның иң яратып башкара торган шөгыле дисәм,  һич ялган булмас. Безнен Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүче балалар да, аппликациялар ясарга бик яраталар.

 

Түбән Кама "Веста" үзәгендә "Чәч кисү эше" юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 2020 нче елның 25 нче веврале көнне  волонтерлар белән берлектә "Чәч кисү һәм чәч буяу буенча мастер-класс" дигән темага чираттагы дәрес узды. Максат: чәч кисүнең һәм буяуның төрле методларына өйрәнү.

2020 елның  25 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  балалар һәм әти – әниләр өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Калфак” дип аталган татар милли баш киемнәре ясау буенча мастер – класс   узды.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директоры Г.И. Хуҗина «Президент Юлламасы: балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары» мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итте. Ана капиталын бирү һәм алардан файдалану,  аз керемле гаиләләрне ярлылык дәрәҗәсеннән чыгару мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

“Аеклык ноктасы” клубы эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Аноним наркоманнар” клубы әгъзалары белән берлектә проекта катнашучы 6 хатын-кыз белән “Танышу” дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: начар гадәтләрдән арынуның уңай тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында 4 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова «Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен «Минем Туган ягым, туган туфрагым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

2019-2020 елларда үткәрелә торган чаралар планын үтәү кысаларында, Балачак унъеллыгы кысаларында, "Рәхәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча эш алып барыла.

2020 елның 25 февраленда тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сагидуллина М.В. белән берлектә «Кызыл Шәрык» мәдәният йорты китапханәсенә «Могҗизалар кыры»уенына чакырылдылар. Уенда мәктәп яшендәге 10 бала катнашты.

Май чабу бәйрәме- славян илләрендә сакланып калган борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмнең тарихы бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Үзенең борынгы мәгънәсен югалтса да, аны әле дә яратып билгеләп үтәләр. 26 февраль көнне Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Май чабу бәйрәме үтте. Ул бик кызыклы уеннар, җыр- биюләр белән үрелеп барды . Ахырда бәйрәмдә катнашучылар  уңган пешекчеләребез пешергән тәмле хуш исле тәбикмәкләр белән сыйландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International