Май чабу бәйрәме- славян илләрендә сакланып калган борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмнең тарихы бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Үзенең борынгы мәгънәсен югалтса да, аны әле дә яратып билгеләп үтәләр. 26 февраль көнне Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Май чабу бәйрәме үтте. Ул бик кызыклы уеннар, җыр- биюләр белән үрелеп барды . Ахырда бәйрәмдә катнашучылар уңган пешекчеләребез пешергән тәмле хуш исле тәбикмәкләр белән сыйландылар.