Аппликация - балаларның иң яратып башкара торган шөгыле дисәм, һич ялган булмас. Безнен Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүче балалар да, аппликациялар ясарга бик яраталар. Бу шөгыль, балаларның буш вакытын файдалы итеп үткәрергэ ярдәм итеп кенэ калмый, аларның кәефен күтәрә, моториканы үстерә. Бала кайчы, пумала, жилем белэн эшләргә өйрәнә. Аппликация ясаган вакытта балалар шулай ук төс аерырга өйрәнәләр.
Табигатьтә кышның соңгы көннәре, тиздән яз хакимлек итә башлар. Без бүген, 26 февраль көнне, балалар белән берлектә бераз хыялланып алырга булдык. Төсле кәгазьләрне файдаланып яз темасына аппликациялар ясадык.
Мин, тәрбияче Зиннурова Йолдыз, балаларда уянып килүче язгы табигатькә карата кызыксыну тудырырга, табигатьтәге язгы үзгәрешләр белән таныштырырга тырыштым. Балаларның кәефләре күтәрелгәнен һәм аларның үз эшләреннән кәнагәть елмаюларын күрү минем өчен зур куаныч булды.