2020 елның 25 февраленда тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сагидуллина М.В. белән берлектә «Кызыл Шәрык» мәдәният йорты китапханәсенә «Могҗизалар кыры»уенына чакырылдылар. Уенда мәктәп яшендәге 10 бала катнашты. Балалар өчен «Борынгылар шулай сөйләштеләр»дип исемләнгән әлеге уенны китапханәче Татьяна Александровна әзерләде.
Уен барышында балалар «Борынгы заманда гаскәрләр ничек аталды? » , « йорттагы алгы бүлмәне ничек атадылар?» , «Апрель аеның исеме?» һәм башкалар кебек сорауларга җавап бирделәр.
Кызлар һәм малайлар уеннан бик канәгать калдылар, барысына да бик ошады. Чара ахырында барысы да татлы бүләкләр алдылар.