“Аеклык ноктасы”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

     “Аеклык ноктасы” клубы эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Аноним наркоманнар” клубы әгъзалары белән берлектә проекта катнашучы 6 хатын-кыз белән “Танышу” дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: начар гадәтләрдән арынуның уңай тәҗрибәсе белән уртаклашу.

            Очрашу башында үзәк психологы хатын-кызлар белән «Бәйләүче җеп», «Күршенең кулы нинди», «Молекулалар», «Презентация» күнегүләрен үткәрде. Шуннан соң психолог чакырылган кунакларга сүз бирде. Катнашучылар алдында «Аноним наркоманнар» клубы әгъзалары чыгыш ясадылар һәм үзләренең начар гадәтләрдән арындыру тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Алар хатын-кызларга да башта хәмер кулана башлаулары, ә соңыннан наркотик матдәләргә күчүләре турында сөйләделәр. Проектта катнашучылар бу хаталарны кылмас өчен, аларга алкоголь куллануны туктатырга һәм үз гаиләсе һәм эше белән шөгыльләнергә кирәк. Алар моны үзләре генә эшли ала. Тирә-юньдәгеләрнең берсе дә бу очракта аларга ярдәм итә алмый.

            Очрашу бик нәтиҗәле узды - катнашучылар «Аноним наркоманнар» вәкилләре тарихын игътибар белән тыңлап кына калмадылар, күп кенә сорауларны да бирделәр.

            Очрашу ахырында клубта катнашучылар төзәтү юлына басу беркайчан да соң түгел, дигән нәтиҗә чыгардылар, чөнки «бәйле» тормышны бетерү аларның үзләренә генә бәйле.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International