Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директоры Г.И. Хуҗина «Президент Юлламасы: балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары» мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итте. Ана капиталын бирү һәм алардан файдалану, аз керемле гаиләләрне ярлылык дәрәҗәсеннән чыгару мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.