ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын төзү проектын тормышка ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре типизация үткәрү максатыннан өлкән яшьтәге гражданнарга барып йөриләр

«Ветеран белән Якшәмбе көне» һәм «Сугышның хатын-кыз заты түгел» социаль проектлар кысаларында Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эшләр бүлеге белгечләре Титов Альбина һәм Крутякова Елена, балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Беркутов Роза Родионовнага килделәр.

         2020 нче елның 20 нче февралендә «Аек ата-ана--бәхетле гаилә»  программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай  муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина Круглое Поле гомуми урта белем бирү мәктәбендә   «Кеше хисләре - кыйммәт»  дигән темага тренинг үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 2020 нче елның 26 нчы 13 нче санлы социаль участогында 20 балигъ булмаган бала өчен «Ягез әле, малайлар» дигән чара уздырды. Максаты: балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, бәйрәм тарихы белән таныштыру һәм булачак Ватанны саклаучыларны котлау; коллективта микроклиматны яхшырту өчен шартлар тудыру; аралашу культурасын тәрбияләү.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрделәр.

РФдә Хәтер һәм Дан елына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Без, егетләр!” квест-уенын 12 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 яшүсмер өчен үткәрде.

ВИЧ, СПИД һәм җенси юл белән күчүче чирләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участогында «Яшьләр үсеше һәм сәламәтлек» курсы кысаларында 15 балигъ булмаган бала арасында «Кеше иммунитеты һәм ВИЧ-йогышы турында гомуми мәгълүматлар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: яшүсмерләргә кеше иммунитеты һәм ВИЧ-йогышы турында дөрес мәгълүмат бирү.

Инде икенче ел рәттән «театр сандыгы» мобиль театр студиясе проекты тормышка ашырыла, анда «Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе катнаша.

«Изгелек»   инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт  буенча инструктор  Мәдинә Хажарова  «Өлкән буын»   федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп «Самолет»  дигән темага мастер-класс үткәрде.

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган    чаралар кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Арча тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр музыка мәктәбендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International