2019-2020 елларда үткәрелә торган чаралар планын үтәү кысаларында, Балачак унъеллыгы кысаларында, "Рәхәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча эш алып барыла.
Гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре авыр тормыш хәлен җиңүгә юнәлдерелгән социаль адаптация программасы кысаларында социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерү буенча социаль сораулар буенча консультацияләр уздыралар. Ел башыннан социаль ярдәм чаралары артыннан 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк баласы булган 52 гаилә социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән.