2020 елның 25 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Калфак” дип аталган татар милли баш киемнәре ясау буенча мастер – класс узды.
Мастер – классны Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе, китапханә эше ветераны , Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Габдрахманова Гөлсинә үткәрде.
Әлеге чараның максаты – укучыларда граңданлык – патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрен киңәйтү.
Мастер – класста катнашучыларның барысы да вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрделәр, кул эшләре белән бик теләп шөгыльләнделәр, вак моториканы үстерделәр, татар орнаменты белән таныштылар.
Ата- аналар һәм балалар бу очрашуның оештырылышыннан бик канәгать калдылар.
Мастер – класс тәмамлангач, Габдрахманова Гөлсинә гайфи кызына рәхмәт хаты тапшырдылар.