Түбән Кама "Веста" үзәгендә "Чәч кисү эше" юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 2020 нче елның 25 нче веврале көнне волонтерлар белән берлектә "Чәч кисү һәм чәч буяу буенча мастер-класс" дигән темага чираттагы дәрес узды. Максат: чәч кисүнең һәм буяуның төрле методларына өйрәнү. Бу көнне дәрескә парикмахер-волонтерлар килде. Алар бөтен дәрес дәвамында укучыларга чәч кисүнең дөрес үтәлүен күрсәттеләр. Прокофьева Наталья, Филиппова Эльвира һәм Бәширова Алла күпьеллык стажлы профессиональ мастерлар, Түбән Кама шәһәрендә "Колибри" чәчтарашханәдә эшлиләр. Мастерлар эштән буш вакытта волонтерлар сыйфатында чәчтарашханә эше буенча хатын-кызларны укыту өчен дәресләргә килә. Мастер-класс башында катнашучылар өч төркемгә бүленделәр. Һәр төркемгә волонтер билгеле бер чәч кисү төрен яки чәч буяуны күрсәтте. Моның өчен эшне оештыруның «иҗади туктау» рәвеше каралган иде. Чәч кисү яки буяу вакытында мастер "тукталыш" ясады һәм чәч кисү яки буяу элементларын җентекләп аңлатты, сорауларга җавап бирде. Аннары катнашучылар үзләре дә чәч кистерү элементларын оста-волонтер контролендә кулланып карый алдылар. Мастер-класс тәмамлангач, катнашучылар яңа белем һәм күнекмәләр генә алып калмыйча, һөнәри чәч кисү серләрен дә үзләштерүен, шулай ук парикмахер сәнгате дөньясында яңа тенденцияләр белүләрен әйттеләр. Үзәк белгече остазларга дәресләр үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен һәм "Веста" үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләргә битараф булмаулары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.