2020нче елның 6 мартында, 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Питрәч муниципаль районының Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Балалар иҗат йорты» хезмәткәрләре һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Аның бөеклеге хатын-кыз» дигән чара үткәрделәр, анда әниләргә төрле конкурслар һәм ребуслар белән күңел ачу программасы тәкъдим ителде, һәркем үзенең зирәклеген һәм иҗади якын килүне күрсәтә алды.
2020елның 8 мартында «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 8 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, «Әни өчен матур чәчәк бәйләме»дигән мастер-класс үткәрде.
Максаты: балаларны детальләр буенча сурәтләр төзергә өйрәтү, матур букет ясарга омтылыш тәрбияләү. Җилем һәм пумала белән эш итә белүне ныгыту, детальләрне дөрес итеп ябыштырып, артык җилемне салфетка белән җыеп алу, композиция ясау; спектрның төп төсләрен белүне ныгыту. Күзаллауны үстерергә, әнигә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә; якыннарыңа, туган кешегә шатлык китерергә теләк булдыру.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Буа ЦРБ» табиблары тарафыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга диспансер тикшерүе уздырыла. Диспансерлаштыру барышында интернат-йортта яшәүчеләр хирург, стоматолог, офтальмолог, отоларинголог, гинеколог, дерматолог һәм терапевт кебек белгечләр белән таныштылар
Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Кунакка оныклар” республика социаль проектын тормышка ашыру башланды. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында әлеге проект Татарстан Республикасының “Гаилә канаты астында” Төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Контактлы зоопарк хайваннарның үз-үзләрен тотышын күзәтү, аларны тотып карау, ашату өчен искиткеч урын. Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре яшь социаль хезмәт алучылар өчен мондый зоопаркка экскурсия оештырдылар. Шулай итеп, өч көн дәвамында хәйрия нигезендә утыз тугыз кеше Санкт-Петербург шәһәреннән килгән “ZOO фестиваль” күргәзмәсендә булды.
2020 елның 5 мартында Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Наил Нури улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллиннар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
«Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елның 5 мартында Чутай фельдшер-акушерлык пунктында чираттагы дәрес узды. "Табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре. Кан агуны туктату. Аңны югалтканда кичектергесез ярдәм күрсәтү» дигән темаларга фельдшер Әнисә Вафина әнгәмә үткәрү.
5 март көнне Балтач урта мәктәбенең 3«Б» сыйныф укучылары «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә «Язгы фантазия» дип исемләнгән концерт программасы белән булдылар. Балалар башкаруында җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар рәхәтләнеп балаларга кушылып җырладылар һәм алкышларга күмделәр. Шулай ук балалар әниләрне, әбиләрне якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котладылар.
Мондый очрашулар төрле буыннарга берләшергә ярдәм итә: әби-бабайлар бу балаларда үзләренең оныкларын һәм оныкчыкларын күрә, ә балалараларга үзләренең эчкерсез күңел җылысын бүләк итә.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.