Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март-язның иң гүзәл, иң назлы бәйрәме! Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Приютта тәрбияләнүчеләр конкурс программасында катнаштылар, төрле осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Үз талантларын малайларга да күрсәтергә туры килде, алар кызларга ярдәм иттеләр, катлаулы табышмакларга җавап бирергә булыштылар, конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм чарасы үзенә яхшы, кояшлы, бәйрәм кәефе калдырды һәм барысына да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.
.jpg)