«Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен гамәлгә ашыру

2020 елның 10 марты, сишәмбе

       «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елның 5 мартында Чутай фельдшер-акушерлык пунктында чираттагы дәрес узды. "Табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре. Кан агуны туктату. Аңны югалтканда кичектергесез ярдәм күрсәтү» дигән темаларга фельдшер Әнисә Вафина әнгәмә үткәрү.

       Чарада катнашкан социаль хезмәткәрләр һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнары үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар. «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбендә” урын өстендә ятучы һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне өй шартларында карау алымнарына һәм формаларына өйрәтү, караучыларга психологик яктан ярдәм итү генә түгел, ә тупланган практик тәҗрибә белән уртаклашу, шулай ук дөрес карау турында күп яңалык белү мөмкинлеге дә бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International