2020 елның 5 мартында Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Наил Нури улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллиннар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, сонгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнәндә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.