Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Буа ЦРБ» табиблары тарафыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга диспансер тикшерүе уздырыла. Диспансерлаштыру барышында интернат-йортта яшәүчеләр хирург, стоматолог, офтальмолог, отоларинголог, гинеколог, дерматолог һәм терапевт кебек белгечләр белән таныштылар.
Медицина тикшерүе яисә диспансерлаштыру хроник йогышлы булмаган авыруларны ачыклауга, аларның үсеш куркынычын бәяләүгә юнәлдерелгән. Процедура берничә табибка баруны, анализларны һәм тикшерүләрне үткәрүне күздә тота.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышы ветераннары диспансерлаштыруны февраль аенда ук уздылар.
Диспансерлаштыру кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга, аларның сәламәтлеге торышына карап, медицина тикшеренүләренең киңәйтелгән исемлеге тәкъдим ителде.