ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның  10 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүгә килгән балалар өчен “Шундый төрле алар – кызлар һәм малайлар!”дигән уен тренинг  узды.

2020 елның 10 мартында Яр Чаллы шәһәренең «ПЕРЕКРЕСТОК» үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән «АРТ – терапия (рәсем)» дигән төркемле психологик дәрес үткәрелде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Агелова Г.Ф. балигъ булмаган балалар белән «Республика нәрсәдән башланып китте?» исемле чара уздырды. Педагог слайдларда Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын сөйләде һәм күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар. Әлеге чараның максаты үсеп килүче буында үз Республикаңа, туган якка карата кызыксыну һәм патриотик хисләр үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрне ныгыту.

Җәлил картлар йортында тыл ветераннарын хөрмәтләү

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен саф һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачу оештырылды. 

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Энергетик” мәдәният йорты иҗат коллективы «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Түбән Кама «Веста» үзәгендә Игелекле күршелек елы кысаларында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Максат: бәйрәмчә, эмоциональ яктан уңайлы атмосфера булдыру; балаларга мәхәббәт, әнигә, әбигә, апага карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү; ял эшчәнлеген оештыру.

“Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Яр Чаллы шәһәре “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә тыл хезмәтчәне, “Доверие” үзәге карамагындагы Хафизова Гөлҗәһәр Габдрахман кызын Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм белән котладылар.

Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 2020 нче елның 7 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Игелек буыны» ирклеләр отрядының 2 волонтеры белән берлектә «Дан сиңа, Җиңүче солдат!” дип аталган чара үткәрде.

2020 елның 8 мартында «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 8 кешедән торган  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, «Яз килде - балаларга йокы кайгы түгел»дигән темага сәламәт яшәү рәвеше буенча әңгәмә үткәрде.

Максаты: балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауларын киңәйтү; мәдәни-гигиеник күнекмәләрне формалаштыруны дәвам итү, сәламәт булу теләге булдыру,; саф һавада уеннар, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итүче продуктлар турында белемнәрне киңәйтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International