Бүген Менделеевск муниципаль районында «Камские зори» приютында «Халыкара хатын-кызлар көне» бәйрәменә багышланган акция узды.
Бүген Менделеевск муниципаль районында «Камские зори» приютында «Халыкара хатын-кызлар көне» бәйрәменә багышланган акция узды.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында
«Безнең кадерле ветеран» акциясе кысаларында , тыл ветеранын котлау.
Беренче язгы бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яңа Чишмә интернат-йортында бәйрәм чаралары узды.
4 март көнне «Демография» милли проектының «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» төбәк-ара проектын тормышка ашыру максатыннан «Шәфкатъ» үзәгенең хатын-кызлар волейбол командасы район күләмендә оештырылган эшче хатын –кызлар командалары арасындагы III чемпионатында катнашып, район үзәк хастаханәсе һәм көч структуралары командалары белән көч сынаштылар.
2020 нче елның 5 нче мартында Сарман урта мәктәбе базасында “Уңышның 7 күнекмәсе, soft skils” темасына семинар үтте. Алабуга шәһәренең Сарман районы буенча волонтерлар хәрәкәте кураторы Ольга Грахова универсаль күнекмә, soft skills турында сөйләде. Булачак иреклеләр хәрәкәте әгъзалары үзләрен актив күрсәттеләр, һәм, әлбәттә, яшьләр хәрәкәтенең аерылгысыз өлеше булырга теләк белдерделәр.
2020 елның 5 мартында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен күңелле уеннар, конкурслар һәм концерт номерларын үз эченә алган интерактив арт-терапия үткәрделәр .
Яшел Үзән муниципаль районында «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы «Осталар шәһәре» клубы кысаларында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган дәрес үткәрде.
Яшел Үзән муниципаль районында «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы 17 нче урта мәктәп базасында 9 нчы сыйныф укучылары белән «Һөнәргә юл, яки сәләт эзләп» программасы буенча дәрес оештырды. Яшүсмерләр белән төрле һөнәрләр турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән «Иң-иң» уены үткәрелде.
2020 елның 5 мартында балалар сәнгать мәктәбе укучылары Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат- йортында " «кояш балкып торсын» дип исемләнгән бәйрәм концерты белән уздырдылар.