Контактлы зоопарк хайваннарның үз-үзләрен тотышын күзәтү, аларны тотып карау, ашату өчен искиткеч урын. Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре яшь социаль хезмәт алучылар өчен мондый зоопаркка экскурсия оештырдылар. Шулай итеп, өч көн дәвамында хәйрия нигезендә утыз тугыз кеше Санкт-Петербург шәһәреннән килгән “ZOO фестиваль” күргәзмәсендә булды.
Экскурсантлар җәнлекләрне ашатты, алар белән фотога төште, шулай ук күргәзмәдә катнашучыларның үзенчәлекләре турында күп кенә кызыклы фактлар белде.
Табигать белән элемтә баланың үсешендә мөһим өлеш алып тора һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль тернәкләндерү өчен зур потенциалга ия.