«Әни өчен матур чәчәк бәйләме»мастер-классы, Алексеевск районы, «Кайгырту» приюты.

2020 елның 10 марты, сишәмбе

2020елның 8 мартында «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 8 кешедән торган  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, «Әни өчен матур чәчәк бәйләме»дигән мастер-класс үткәрде.

Максаты: балаларны детальләр  буенча сурәтләр төзергә өйрәтү, матур букет ясарга омтылыш тәрбияләү. Җилем һәм пумала белән эш итә белүне ныгыту, детальләрне дөрес итеп ябыштырып, артык җилемне салфетка белән   җыеп алу, композиция ясау; спектрның төп төсләрен белүне ныгыту.  Күзаллауны үстерергә, әнигә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә; якыннарыңа, туган кешегә шатлык  китерергә теләк булдыру.

Дәрестә мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну белән төсле кәгазьдән һәм кәгазь салфеткалардан эш башкардылар. Һәркем әнисен сөендереп, аның өчен бүләк ясыйсы килде. Эш вакытында балалар  пумала һәм җилем белән эш итү кагыйдәләрен ныгыттылар. Алар букетның детальләрен пөхтә итеп ябыштырырга тырыштылар. Барлык эшләр дә ачык  һәм матур килеп чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International