Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Кунакка оныклар” республика социаль проектын тормышка ашыру башланды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Кунакка оныклар” республика социаль проектын тормышка ашыру башланды. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында әлеге проект Татарстан Республикасының “Гаилә канаты астында” Төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында “Дети – Нечкәбил-Балалар” иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар, “Бәхетле балачак” иҗади үсеш үзәге карамагындагы балалар социаль хезмәткәрләр белән берлектә өйдә социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына кунакка йөриләр.

“Доверие” үзәге карамагындагы тыл хезмәтчәне Безбородова Любовь Александр кызы беренчеләрдән булып кунакларны кабул итте. Очрашу барышында балалар ветеранны үзләренең концерт номерлары белән сөендерде, Любовь Александр кызы исә, тормыш хатирәләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International