Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 70 яшьтән өлкәнрәкләр һәм ялгыз яшәүчеләрнең шартларын тикшерү максатыннан сәфәргә чыктылар
2020 елның 13 мартында Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат- йортында Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан «Бөек Ватан сугышында рус хатын-кызлары»дигән танып-белү программасы үткәрелде.
Мамадыш интернат-йортында «Мандалотерапия» инновацион технологиясен гамәлгә ашыра башладылар.
Интернетта куркынычсызлык профилактикасы буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 15 яшүсмер арасында «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе кысаларында «Агрессорлар һәм корбаннар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрне кибер буллинг кебек социаль челтәрләрдә шәхескә куркыныч янаулардан саклау ысулларына өйрәтү, яшүсмерләрнең Интернетта агрессив, конфликтлы үз-үзләрен тотышын кисәтү һәм булдырмау.
2020 елның 11 марты көнне 3 нче санлы социаль участокта экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча эш кысаларында Түбән Кама "Веста" Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева "Мин иминлектә" программасы буенча социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала арасында "Эмоциональ үз-үзеңне тоту" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: катнашучыларны психо-эмоциональ халәтен тигезләү күнекмәләренә өйрәтү.
Арчаның “ Өмет чаткысы” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.
Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре ветераннарны өйләренә барып котладылар. Бу чарада "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты.
2020 елның 13 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы алдыннан тәрбиячеләр балалр белән “Яратам сине, туган ягым” дигән чара үткәрделәр.
Казан шәһәре Вахитов районының "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Матурлык - Здравушка 2020"дигән гаилә конкурсы узды. Чара гаилә институтын ныгыту буенча эш кысаларында узды
Чараны музыкантларның чыгышы ачып җибәрде. Соңыннан тамашачыларга конкурсантлар тәкъдим ителде. Конкурста катнашучылар-инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр. Беренче турда катнашучылар үз гаиләләренең тарихы турында сөйләделәр. Мочковлар гаиләсе үзенең фамилияле гербы турында сөйләде. Аларның нәселе Борынгы Русь вакытында үз тарихын башлаган.
Алга таба тагын да кызыграк булды. Катнашучылар үз иҗатларын күрсәттеләр. Мәсәлән, Таҗиевлар гаиләсе җыр белән чыгыш ясады. Алар тамашачыларга әнинең эшләрен – тозлы камырдан картиналар күрсәттеләр. Барлык конкурсантлар да жюрины шаккатырды.
Жюри составына "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Муллаянова Татьяна Михайловна, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар белән эшләү бүлеге башлыгы Мусабирова Зөлфия Вазиф кызы, "Гаилә канаты астында" Россия иҗтимагый оешмасы рәисе Жуйкова Изольда Павловна, "хатын-кыз инициативалары" идарәсе рәисе Ларионова Татьяна Михайловна керде.
Конкурс ахырында катнашучылар үз гаиләләре турында такмаклар җырладылар. Барлык гаиләләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар, чәчәкләр, яхшы кәеф бүләк ителде.