Арчаның “ Өмет чаткысы” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.
Менә бүген дә,13 март көнне шул максат белән дигән танып-белү чарасы үткәрелде. Балаларга "терроризм һәм экстремизм" сүзенең нәрсә аңлатканын, шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук үз-үзеңне контрольдә тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр.
Балаларда терроризмга каршы аң формалаштыру буенча профилактик эш алып бару максатыннан, балаларга видеоматериал күрсәтелде .
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тәрбияли, аларнын иҗади сәләтләрен үстерә.