Матурлык, аналар һәм гаилә конкурсы «Матурлык-Здравушка 2020»

2020 елның 13 марты, җомга

Казан шәһәре Вахитов районының "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Матурлык - Здравушка 2020"дигән гаилә конкурсы узды. Чара гаилә институтын ныгыту буенча эш кысаларында узды

Чараны музыкантларның чыгышы ачып җибәрде. Соңыннан тамашачыларга конкурсантлар тәкъдим ителде. Конкурста катнашучылар-инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр. Беренче турда катнашучылар үз гаиләләренең тарихы турында сөйләделәр. Мочковлар гаиләсе үзенең фамилияле гербы турында сөйләде. Аларның нәселе Борынгы Русь вакытында үз тарихын башлаган.

Алга таба тагын да кызыграк булды. Катнашучылар үз иҗатларын күрсәттеләр. Мәсәлән, Таҗиевлар гаиләсе җыр белән чыгыш ясады. Алар тамашачыларга әнинең эшләрен – тозлы камырдан картиналар күрсәттеләр. Барлык конкурсантлар да жюрины шаккатырды.

Жюри составына "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Муллаянова Татьяна Михайловна, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар белән эшләү бүлеге башлыгы Мусабирова Зөлфия Вазиф кызы, "Гаилә канаты астында" Россия иҗтимагый оешмасы рәисе Жуйкова Изольда Павловна, "хатын-кыз инициативалары" идарәсе рәисе Ларионова Татьяна Михайловна керде.

Конкурс ахырында катнашучылар үз гаиләләре турында такмаклар җырладылар. Барлык гаиләләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар, чәчәкләр, яхшы кәеф бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International