2020 елның 13 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы алдыннан тәрбиячеләр балалр белән “Яратам сине, туган ягым” дигән чара үткәрделәр.
Дәрестә балалар Алабуга шәһәре буйлап виртуаль экскурсия ясадылар, аннары “Шәһәребезнең истәлекле урыннары” викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Балаларга Алабуга буйлап аның борынгы архитектурасы һәм кызыклы тарихы белән сәяхәт бик ошады. Чарада 26 кеше катнашты.