Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 70 яшьтән өлкәнрәкләр һәм ялгыз яшәүчеләрнең шартларын тикшерү максатыннан сәфәргә чыктылар. Алар Теләче авыл җирлегенә һәм Олы Нырсы авыл җирлекләренә бардылар. 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга тикшерү актларын тутырдылар.