Мамадыш интернат –йортында “ Мандалотерапия"

2020 елның 13 марты, җомга

        Мамадыш интернат-йортында «Мандалотерапия» инновацион технологиясен гамәлгә ашыра башладылар. Бу технологиянең төп бурычы булып психоэмоциональ халәтне үзгәртү, киеренкелекне бетерү, тискәре фикерләрдән арындыру тора. Башта социаль эш буенча белгеч әңгәмә, видео-презентация рәвешендә әлеге технологиянең асылын аңлатты. Аннары мандалларны гади бизәкләрдән бизи башладылар һәм катлаулырак әйберләргә күчтеләр. Алга таба мандаланы үзләре ясап буяячаклар яки төрле материалдан төзиячәкләр. Социаль хезмәт алучылар бу технология белән бик теләп шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International