ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләрнең белемнәрен тирәнәйтү буенча республикабыз турында даими рәвештә чаралар үткәрелә.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тәрбиячеләр кызлар өчен «Яңа сулыш» исемле конкурс программасы оештырдылар. Бу чара татар халкының гореф-гадәтләрен ныгыту, мәдәниятне саклау максаты белән үткәрелә.
Чарада катнашучылар кешене тышкы кыяфәтеннән аның яше һәм социаль хәлен белергә мөмкин икәнлеген белделәр. Балалар костюм кешенең шәхси сыйфатлары, характеры турында ачыклавын һәм эстетик зәвыгын күрсәтүе белән таныштылар.
Конкурста 10-16 яшьлек 5 бала катнашты. Кызлар остаз-тәрбиячеләр җитәкчелегендә костюмның тарихын өйрәнделәр. Жюрига Кырым татарлары киеме, «никах» өчен кием, бәйрәм күлмәкләре, көндәлек күлмәк, Идел буе халыклары костюмы тәкъдим ителде. Һәр киемнең үз үзенчәлекләре бар иде. Чарада шулай ук костюмның мөһим элементлары: түбәтәй, калфак, чалма, читек, чулпы турында мәгълүмат бирелде.. Иҗадиконкурста катнашучылар татар халкының җырларын башкардылар, биеделәр һәм тамашачылар белән халык уеннары уйнадылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча тиешле номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителде һәм дипломнар һәм спонсорлардан иҗат өчен җыелмалар тапшырылды.