ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче социаль участокта 14 балигъ булмаган бала өчен «Минем Татарстаным, син барысыннан да яхшырак» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: патриотизм, туган як өчен горурлык хисе тәрбияләү, Татарстан Республикасы тарихы белән танышу.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова 14-15 яшьлек 19 яшүсмер арасында «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» дигән дәресләр курсыннан “Әхлакый юнсезлек комплексы” дигән дәрес үткәрде. Максат: яшүсмерләрдә адекват үз-үзеңне бәяләүне формалаштыру.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11 нче социаль участокта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 24 бала арасында «Туган тел көне» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: туган телнең бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләрен күрергә һәм тоярга ярдәм итү, балаларда туган телең, туган илең өчен горурлык хисе тәрбияләү.

2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 12 бала арасында «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе кысаларында «Без цифрлы дөньяда: мөмкинлекләр һәм куркынычлар» дигән дәрес үткәрде. Максаты: Интернет челтәреннән файдаланганда яшүсмерләрне сагалаган төп куркынычлары турында белем дәрәҗәсен арттыру һәм интернеттан куркынычсыз файдалануның төп кагыйдәләре белән танышу.

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 10 нчы санлы социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 бала белән «Европаны Наполеоннан азат итү» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларда Наполеон сугышы һәм аларның Европа өчен нәтиҗәләре турында күзаллаулар формалаштыру.


13
март, 2020 ел
җомга

2020 нче елның 13нче мартында “ Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында “ тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. җитэкчелегендә «Күңелле кешеләр”дигән исем астында чара уздырылды.

2020 елның 13 мартында Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» хезмәткәрләре белән эш урыннарында гриппны, ОРВИны , шул исәптән  коронавирус авыруы таралу куркынычын киметү буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде.

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карашындагы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Ишки, Җөри, Шәдче һәм Урта Кирмән авылларында социаль хезмәткәрләр тарафыннан бәйрәм чаралары үткәрелде.

Физик мөмкинлекләре чикле балалар сәнгать әсәрен кабул итүнең билгеле бер үзенчәлекләренә ия һәм нормаль үсүче балалар дәрәҗәсендә түгел. Алар әкиятнең уй-ниятен, геройларның үзара мөнәсәбәтен, әкияттәге яхшылык һәм явызлыкны сизгер кабул итәләр. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән бала шәхесен үстерү бурычы әкият ярдәмендә хәл ителергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International