Ветеран белән очрашу

2020 елның 13 марты, җомга

 

2020 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре ветераннарны өйләренә барып котладылар.  Бу чарада "Салават күпере" балалар  бакчасында тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты.

Балалар ветераннарны котлап аларга үз куллары белән ясалган котлау открыткалары тапшырдылар. Алар  ветераннарны игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

Үзләрен онытмаулары, искә алып килүләре, кайгыртулары тыл хезмәтчәннәренең  күңелләрен кузгатты, алар балаларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре җитекрделәр. Балалар  ветераннарга  бүгенге  тыныч күк йөзе  астында яшәвебез өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, озын гомер,  рухи күтәренкелек теләделәр.

 Балалар  бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән ветераннарны өйләренә барып котлау алга таба да дәвам итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International