14 май көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова һәм юрисконсульт Гүзәл Нигъмәтуллина «Үзгәрешләр җиле» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә, шулай ук яшүсмерләр арасында агрессив тәртип рәвешләрен кисәтүгә юнәлдерелгән «zoom» һәм «Whatsapp» кушымталары ярдәмендә онлайн – дәрес оештырды. Дәрестә 16 балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы бала катнашты. Әлеге чараның максаты: катнашучыларда хокукый культура, гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыруга ярдәм итү, шәхес хокукларына һәм ирегенә хөрмәт, гаделлек хисләре тәрбияләү.
Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Җәйге сезон алдыннан "Шатлык" приютында мәктәп яшендәге балалар төркеме белән «хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнүдә куркынычсызлык чаралары"дигән темага дәрес-тренинг үткәрелде. Чараның максаты: балаларны травма алу очракларын булдырмас өчен хәрәкәтчән уеннар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү. Педагог Волкова Д.И. балаларны хәрәкәтчән уеннар вакытында куркынычсызлык техникасы буенча Инструкция белән таныштырды. Соңыннан катнашучылар "Минем куркынычсызлык - минем кулларда"дигән темага тест уздылар. Һәр тәрбияләнүчегә уен вакытында куркынычсызлык таләпләрен санап чыгу биреме бирелде: узышучылар, туп белән, эстафета вакытында. Иң мөһиме, балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү-ул үз-үзең һәм башкалар өчен җаваплылык, дип үзләштерделәр.
Бүгенге көн, гаилә көне – барлык наз һәм кайгыртучанлык белдерү өчен билгеләнгән. Дөньяда Бердәм гаилә булудан да зуррак байлык юк. Бу - яңа тормыш башы да, гүзәл нәселнең дәвамы да, гореф-гадәтләрнең изгелеген олылау да.
15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Бу үзенчәлекле көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль өлкәнең хезмәт династияләре вәкилләрен Халыкара гаилә көне белән котлау чарасы оештырды.
2020 нче елның 14 нче май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Гыйлемханова Алсу " Җәйге төсләр" дигән тема буенча рәсем конкурсы үткәрде. Шөгыльдә 4 бала катнашты.
Балигъ булмаганнар белән эшләүнең төп юнәлешләренен берсе-патриотик тәрбия. Балаларда мәдәни мираска сак караш тәрбияләү кече яшьтәге балалар өчен бик мөхим. Шәхеснең кыйммәтле юнәлешләрен формалаштыруда музей аерым урын алып тора. Анда кешенең тышкы һәм эчке дөньясы, вакыйгалар дөньясы үзара бәйләнгән. Музей турында белем балигъ булмаганнарда үз халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксынуны үстерә һәм аның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтә.
Шушы катлаулы эпидемиологик һәм икътисади чорда кароновирус пандемиясе чорында Питрәч районы социаль яклау бүлеге һәм "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре район эшмәкәрләре ярдәме белән һәм шәхси катнашында "Игелекле эш"хәйрия акциясе оештырдылар.
Гарденотерапия-өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тернәкләндерү алымнарының берсе. Бу үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү ярдәмендә психосоциаль, һөнәри реабилитациянең аерым юнәлеше. Технологиянең төп идеясе-үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү ярдәмендә социаль адаптация һәм тернәкләндерү өчен әйләнә-тирәлек ресурсларын куллану.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Чирмешән муниципаль районында социаль хезмәтләр алучылар белән дистанцион технологияләр кулланып эшләүне дәвам итәләр.