15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Бу үзенчәлекле көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль өлкәнең хезмәт династияләре вәкилләрен Халыкара гаилә көне белән котлау чарасы оештырды.
Гаилә династияләре-бәяләп бетергесез байлык, горурлык һәм һәр коллективның терәге. Бу-предприятиенең тотрыклылыгы, көчле корпоратив рухы, аның социаль бердәмлеге үрнәге. Династияләр эшли торган җирдә профессиональлек, тәҗрибә һәм осталыкны нәтиҗәлерәк тапшыру күптән билгеләп үтелә. Шуңа күрә нәкъ менә социаль өлкәнең аларга бай булуы гаҗәп түгел.
Зәй муниципаль районының социаль учреждениеләрендә барлыгы 5 гаилә династиясе эшли, аларның һәркайсына котлау , җылы сүзләр әйтелде, чәчәк бәйләмнәре, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.