Шөгыльнең максаты:
- Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;
- Төсләрне дөрес сайларга өйрәтү;
- Пөхтәлек, чисталык тәрбияләү.
Җәй- елның иң матур, эссе вакыты. Тәрбияче җәйге төсләр турында балалар белән әңгәмә үткәрде. Рәсем ясаганда төсләрне дөрес сайларга булышты. Балалар сары, яшел, кызыл төсләрне кулланып бик матур итеп, "Минем җәем" дигән рәсемнәрне ясадылар, буядылар. Шөгыль күтәренке рухта тәмамланды. Җәйге төсләр белән ясалган рәсемнәрдә җылылык, тынычлык хисләре чагылдырылды.