Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” үзәгендә “Үзгәреш җиле” технологиясе тормышка ашырыла

2020 елның 15 мае, җомга

14 май көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова һәм юрисконсульт Гүзәл Нигъмәтуллина «Үзгәрешләр җиле» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә, шулай ук яшүсмерләр арасында агрессив тәртип рәвешләрен кисәтүгә юнәлдерелгән «zoom» һәм «Whatsapp» кушымталары ярдәмендә онлайн – дәрес оештырды. Дәрестә 16 балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы бала катнашты. Әлеге чараның максаты: катнашучыларда хокукый культура, гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыруга ярдәм итү, шәхес хокукларына һәм ирегенә хөрмәт, гаделлек хисләре тәрбияләү.

Чара барышында социаль эш буенча белгеч Снежанна Горбунова катнашучыларны баланың хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Юрисконсульт Гүзәл Рафиковна «Бала хокуклары буенча  Конвенция» исемле документның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Бу документта «һәр кешенең  тормышка хакы бар " диелгән. Аннары ул балигъ булмаганнарның хокуклары һәм ирекләре регламентланган төп норматив-хокукый документлар турында сөйләде.

Дәрестә катнашучылар бу теманың бик җитди кикәнен аңладылар, үзләренең хокуклары турында күп кенә яңа мәгълүмат алдыра. Дәресләрдә катнашучыларның берсе: «Мин бүген хокукларым барлыгы гына түгел, шулай ук мин үтәргә тиешле вазыйфаларым барлы турында да белдем. Бу миңа үземне илемнең тулы хокуклы гражданины итеп хис итәргә ярдәм итә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International