Бүгенге көн, гаилә көне – барлык наз һәм кайгыртучанлык белдерү өчен билгеләнгән. Дөньяда Бердәм гаилә булудан да зуррак байлык юк. Бу - яңа тормыш башы да, гүзәл нәселнең дәвамы да, гореф-гадәтләрнең изгелеген олылау да. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы Үзәкнең намуслы хезмәт династияләренә рәхмәт белдерде. Зарипова Фәнүзә Гыйззәтулла кызы социаль хезмәткәр булып 25 ел эшләде. Аның тормыш тәҗрибәсе зур. Бүгенге көндә эстафетаны кызы Шабакаева Айгөл кабул итте. Әнисе белән киңәшләшеп, ул үз карамагындагыларның сорауларын хәл итә, эшкә җан кертә һәм аннан зур ләззәт ала.