Балигъ булмаганнар белән эшләүнең төп юнәлешләренен берсе-патриотик тәрбия. Балаларда мәдәни мираска сак караш тәрбияләү кече яшьтәге балалар өчен бик мөхим. Шәхеснең кыйммәтле юнәлешләрен формалаштыруда музей аерым урын алып тора. Анда кешенең тышкы һәм эчке дөньясы, вакыйгалар дөньясы үзара бәйләнгән. Музей турында белем балигъ булмаганнарда үз халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксынуны үстерә һәм аның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнар өчен "Халык мәдәниятында кеше һәм тарих” темасына онлайн-дәрес үткәрде. Соңыннан барысына да Казан шәһәре музейларында булырга тәкъдим итте, чөнки музей эчке дөньяны интеллектуаль яктан баета, күзаллауларны киңәйтә, гүзәллеккә тарта.