ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Изоляция режимы башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение территориясендә бакча  эшләре дәвам итә.

  Сарман районы Рангазар авылында гомер кичерүче, хезмәт ветераны, социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучы Илсөяр апа Ибраһимова 13 май көнне үзенең туган көнен билгеләп үтте.

   Аны бу истәлекле көне белән видео элемтә аша  “Шафкатъ” үзәге директоры Гөлнара Ильяс кызы Хуҗина кайнар котлады. Үзенең изге теләкләрен җиткерде.

«Кайнар линия» телефонына Сарман муниципаль районы буенча медикаментлар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар килүен дәвам итә. Эш дәверендә барлыгы 39 заявка килгән. «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, волонтерлар, авыл җирлекләре белгечләре кергән заявкаларны вакытында үтәү эшенә актив кушылалар. Заявкаларны үтәү белән беррәттән, «Кайнар линия» эше буенча белгечләр консультацияләр үткәрәләр һәм кирәк булганда клиентларның тулы мәгълүмат алу өчен компетентлы органнарга җибәрәләр.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен җайлаштырылган «Каләмнәр ярдәмендә  бармак гимнастикасы» технологиясен кулланалар.

   Шөгыльнең максаты: кулның вак моторикасын торгызу, кул чугын, кул хәрәкәтләрен координацияләү, гади каләм ярдәмендә бармакларның җитезлеген, акыл эшчәнлеген  активлаштыру.

   Белгәнебезчә, уч төбендә бик күп мөһим, биологик актив нокталар бар. Аларны массажлау - организмның эшен   җанландыра. Каләм ярдәмендә күнегүләр ясау әллә ни күп  чыгымнар, җиһазлар да  таләп итми, организмга  уңай йогынты ясый.

         Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар. Аларга чәчәкләр, котлау открыткалары тапшырдылар һәм чәй эчүне оештырдылар.

Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» үзидарәле халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бик уңышлы гына “Гарденотерапия” технологиясе эшләп килә. 

2020 нче елның 13 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Үсешкә юнәлдерелгән беренче ел гомеренең нәниләре белән уеннар» темасына “csontukay” инстаграм аккаунтында йөкле хатын-кызларга турыдан-туры эфир уздырды. Туры эфир булачак аналарны балаларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Турыдан-туры эфирны 45 кеше караган, шуларның 12 йөкле хатын-кыз.

Бүген өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина «гриппны һәм коронавирус инфекциясен профилактикалау»дигән темага лекция үткәрде. Чараның максаты: гриппны,коронавирус инфекциясен кисәтү һәм профилактикалау.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр рәхәтләнеп кроссвордлар чишү белән шөгыльләнәләр

08.05.2020 "ветеран белән якшәмбе көн" социаль проекты кысаларында социаль хезмәткәр һәм « Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Бөек Ватан сугышы ветераны Гуськов Александр Григорьевичка визит ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International