Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Игелекле эш" хәйрия акциясе оештырдылар

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Шушы катлаулы эпидемиологик һәм икътисади чорда кароновирус пандемиясе чорында Питрәч районы социаль яклау бүлеге һәм "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре район эшмәкәрләре ярдәме белән һәм шәхси катнашында "Игелекле эш"хәйрия акциясе оештырдылар.
Социаль хезмәткәрләр азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар сатып алган, аеруча мохтаҗ гаиләләргә, аз тәэмин ителгән пенсионерларга һәм инвалидларга җыелмалар формалаштырган һәм тараткан. Акциягә барлыгы 10 Питрәч гаиләсе кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International