Тренинг "Хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләрдә куркынычсызлык чаралары" Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 15 мае, җомга

         Җәйге сезон алдыннан "Шатлык" приютында мәктәп яшендәге балалар төркеме белән «хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнүдә куркынычсызлык чаралары"дигән темага дәрес-тренинг үткәрелде. Чараның максаты: балаларны травма алу очракларын булдырмас өчен хәрәкәтчән уеннар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү. Педагог Волкова Д.И. балаларны хәрәкәтчән уеннар вакытында куркынычсызлык техникасы буенча Инструкция белән таныштырды. Соңыннан катнашучылар "Минем куркынычсызлык - минем кулларда"дигән темага тест уздылар. Һәр тәрбияләнүчегә уен вакытында куркынычсызлык таләпләрен санап чыгу биреме бирелде: узышучылар, туп белән, эстафета вакытында. Иң мөһиме, балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү-ул үз-үзең һәм башкалар өчен җаваплылык, дип үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International