15 май көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияче Тимергалиева Л.Х. балалар белән берлектә, интернат территориясендә “Бала өчен гаилә” дип исемләнгән танып – белү сәяхәте оештырды.
Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан 2020 ел – хәтер һәм дан елы дип игълан ителде, шул исәптән Татарстан Республикасында “Ветеран белән ял көне” дигән социаль проект оештырды. Бу проект Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга социаль һәм медицина ярдәм күрсәтү аша яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.Проектның төп идеясе – үз теләкләре буенча конкрет кеше яисә оешма артына һәр ветеран беркетелергә тиеш.
Халыкара гаилә көне кысаларында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр Мишанина һәм Гайнетдиновалар гаилә династиясен котладылар.
Балтачның «Наз» үзәгендә күп еллар инде Нина һәм Павел Сидоровлар эшли.
Халыкара гаилә көне кысаларында 15 май көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы гаилә парларын өйләренә барып котладылар. Бүлекчәдә 11 гаилә парына социаль хезмәт күрсәтелә.
Халыкара гаилә көне һәм аз керемле күп балалы гаиләләргә ярдәм итү кысаларында “Әтиләр Берлеге” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе, "Игенче” АХҖК җитәкчесе Зыятдинов Булат Бакый улы 22 гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтте. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Коронавирус һәм үз-үзеңне изоляцияләү чорында күп кенә гаиләләр авыр хәлдә калды. Әмма район хәйриячеләренең ярдәме бу вакытта мохтаҗ егерме гаиләләргә зур терәк булды. Гаиләләребез исеменнән Шигапова Гөлнара Камил кызына һәм Шәрәфетдинов Тимур Азат улына яхшылыклары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Халыкара гаилә көне алдыннан 15 май көнне «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар , гаиләләр белән онлайн - дәрес үткәрделәр.
Яңа Чишмә интернат-йортында изоляөиядә кухня хезмәткәрләренең эшчәнлеге
Унбишенче майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч гаилә династиясен хөрмәтләделәр.