ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Рәхәтләнеп, чын йөрәктән баланың көлүе иң олы хәсрәтле олы яшьтәге кешене дә  бөтен бәласе турында да онытырга мәҗбүр итә.  Бала елмаюы теләсә кайсы йөрәкне эретә ала. 2018 нче елның 3 нче декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Татьяна Коваль тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында «Балачак елмаюы» дип исемләнгән фотоконкурс үткәрелде. Максат: балаларда фото сәнгате ярдәмендә актив тормыш позициясен формалаштыру, гаилә институтын ныгыту.

  6 декабрь 2018 ел Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр Ш.Шәймиев исемендәге музейга кунакка барачаклар.

2018 нче ел – волонтер елы кысаларында 2018 нче елның 6 нчы декабре көнне “Веста” үзәгендә “Волонтер көне” оештырылды, анда ел дәвамында социаль хезмәтләр күрсәтүдә ирекле буларак катнашкан яшьләр чакырылган иде. Максат: волонтерлар хәрәкәтенең ел эшенә йомгак ясау, иң актив иреклеләрен хөрмәтләү.

"Йөрәктән йөрәккә»

2018 елның 7 декабре

            Инвалидлар декадасы кысаларында интернат-йортта яшәүчеләр бүген район китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәчеләр уку залында төрле конкурслар һәм музыкаль табышмаклар белән чара әзерләгәннәр. Бабайлар, әбиләр барлык сорауларга да актив җавап бирделәр. Аннан соң берничә кеше китаплар сайлап алдылар, китапханәгә язылдылар һәм китап укучылар булдылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре лекция уткәрделәр

"Әни+бәби" клубы кысаларында 2018 нче елның 6 нчы декабрендә “Веста” Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина һәм психолог Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Уйнарга, уйнарга, уйнарга!” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: уен эшчәнлеге аша баланы үстерүгә ярдәм итү, балаларның элек алган белемнәрен һәм осталыкларын беркетү һәм системалаштыру.

Агымдагы елның 6 нчы декабрь көнендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге хезмәткәрләр тернәкләнүчеләр белән“Сәламәтлек - безнең кулларда”исеме астында саф һавада эстафета оештырдылар.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2018 нче елның 7 нче декабрендә «Наз» Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балалар өчен «Яшел төс» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

        6 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Анда 43 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.

Инвалидлар декадасында Әлки муниципаль районының "Забота «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «бер тамашачы концерты" үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International