"Йөрәктән йөрәккә»
2018 елның 7 декабре
Инвалидлар декадасы кысаларында интернат-йортта яшәүчеләр бүген район китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәчеләр уку залында төрле конкурслар һәм музыкаль табышмаклар белән чара әзерләгәннәр. Бабайлар, әбиләр барлык сорауларга да актив җавап бирделәр. Аннан соң берничә кеше китаплар сайлап алдылар, китапханәгә язылдылар һәм китап укучылар булдылар.